Программа поддержки местных инициатив 2019 года


  1. Решение от 25 ноября. 2019г. № 2/29 Об участии сельского поселения Тошкуровский сельсовет муниципального района Балтачевский район Республики Башкортостан в проекте поддержки местных инициатив (ППМИ) в 2020 году

Асавка авылы клубының җылыту системасы ремонтланачак

Бу эштә Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмгә киләчәк.

Тушкыр  авыл  җирлегендә   яшәүче  халык  Урындагы   башлангычларны яклау  программасында  зур теләк белән  катнаша. Авыл җирлеге алты авылны берләштерә. 2016  елда  шушы  программа  буенча  Тушкыр  авылы  зираты  киртәләнде.

 Быел  Урындагы  башлангычларны  яклау  программасында   Асавка  авылы  халкы  катнашырга теләк  белдерде.

Узган елның ноябрь аенда  авыл  халкы   белән  очрашу үтте. Бу чарада  Район  Хакимияте  башлыгының  финанс  мәсьәләләре  буенча урынбасары, районның  финанс  идарәсе  начальнигы  Альбирт  Хәмитов  катнашты. Аралашу  вакытында төрле  фикерләр   әйтелде. Авыл фельдшеры, авыл советы депутаты Гөлсимә Глимшина чыгыш ясап, авыл урамнарында кичке сәгатьләрдә  йөрерлек түгел, караңгы, урамнарны яктыртырга кирәк,  диде.

Авыл  старостасы  Дамир Рәхимов  сүз алды.

—Безнең авылның күрке булган  клубка  ремонт кирәк. Клубта чаралар үткәрәбез, бинаны җылыту  ягы  бик  авыр,  электрүткәргечләре  начар хәлдә, бәйрәмнәргә яшьләр  кайта, үзебез дә  ял  итәргә  чыгабыз. Клубта үткәрелгән  мәдәни  чараларда,  удмурт һәм татар халкының гореф – гадәтләрен  үстерудә актив  катнашабыз, безнең  авыл  халкы үзешчән сәнгать осталары да,— диде.

Фикер алышуда  катнашкан Альбирт Әлфит улы әлеге фикергә җавап итеп урам утлары  модернизацияләү программасы   нигезендә  эшләнәчәген әйтте. Шулай итеп клубны ремонтлыйбыз дигән уртак фикергә килделәр.

Очрашу барышында инициатив төркем әгъзалары сайланды. Төркем җиде кешедән тора. Анда  халык  арасында  сүзе  үтә  торган, актив  кешеләр  сайланды. Проектны тормышка  ашыруда   Асавка  авылы халкы  актив  катнашыр дип  ышанам.

 

 30/11/2018